13 ноябрь көнне Чирмешән районында "Мөшбикә" мәчете кубогына мөселман яшләре арасында хоккей ярышы узды, барлыгы 7 команда катнашты.
Аачылышка Татарстан Республикасы мөфти урынбасары, һәм Ярдәм мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов килде. Ул үзенең чыгышында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламен җиткерде.
Турнирны Чирмешән узәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Коръән укып башлады. Аннары Әлмәт шәһәре мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов яшьләргә хәерле, матур уеннар теләп дога кылды.
Уен бик тә мавыктыргыч рәвештә үтте. Нәтиҗәләр буенча өченче урынны Алабуга командасы, икенче урынны Яр Чаллы, ә беренче урынны исә Чирмешән командасы яулады. Һәрбер килгән командага бүләкләр тапшырылды.
Ярыш ахырында Чирмешән мәчетендә барча килгән кунаклар өчен аш табыны әзерләнде. Бәйгегә килгән халык бик канәгать калды.