14 ноябрь көнне Биектау районынында казыят һәм төньяк- көнбатыш төбәге мөхтәсибәтләре җыелышы булды. Әлеге җыелышта район хакимияте вәкилләре, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, диния нәзәрәте юристы Айрат Билалов, мөхтәсибләр, Биектау районы имамнары катнаштылар.
Җәлил хәзрәт үзенең чыгышында имамнарга Ислам динен халыкка дөрес аңлату юллары турында җиткерде, юрист яңа федераль законнарның хөкемнәрен аңлатып үтте.