Бүген Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы академиясенең Казан юридик институты (филиалы) ачылды. Югары уку йорты Казанның Мәскәү урамында урнашкан.
Әлеге уку йортын ачуда Россия Федерациясе генераль прокуроры урынбасары Александр Буксман, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков һәм башка рәсми затлар катнашты.
Шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башка дин әһелләре белән чарада булды.