Нәрсә ул кредит? Мөселманнарга кредит алырга ярыймы? Хәрамнан ничек сакланырга? Шәригать ипотеканы тыямы? Әлеге һәм башка ипотека темасына кагылышлы сорауларга мөселман яшьләре җавап эзли.
17 ноябрьдә Гали мәчетендә узачак фикер алшу клубында экперт буларак Казанның Совет районы имам-мөхтәсибе, казый Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Партнерлык банкингы үзәге финанс эшләре буенча директоры Искәндәр Исхаков, “Академия права” юридик компаниясенең директоры Җәлил Мостафин катнаша.
Фикер алышу сәгать 17.30 да башлана.