Бүген Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров Мәскәүгә эшлекле сәфәр кыла. Рөстәм хәзрәт Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкәлатле вәкиллегендә булды.
Биредә ул Бавария сәясәтчеләре делегациясе белән очрашуда катнашты. Очрашуда сүз республикадагы төрле конфессия вәкилләренең үзара тату яшәве хакында барды.
Рөстәм хәзрәт чит илсәясәтчеләренең республикадагы дини вәзгыятькә кагылышлы сорауларына җавап бирде, нәзарәт эшчәнлеге белән таныштырды.