Мөфти белән авыл мәчете хакында сөйләштеләр

15 ноябрь 2016 ел 17:08
Мөфти белән авыл мәчете хакында сөйләштеләр

Атнаның һәр сишәмбесе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә кабул итү көне буларак уза. Халыкны кабул итү алдан язылу буенча сәгать уннан уникегә кадәр бара.

Бүген мөфти кабул итү көне кысаларында  мөселман кардәшләребезне борчыган мәсьәләләр буенча берничә очрашу-сөйләшү уздырды.

Аерым алганда, Татарстан мөфтие белән очрашуга Татарстан инвалидларының хокукларын һәм ихтыяҗларын яклаучы “Рух көче” («Сила духа») төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе ярдәмчесе Фәһимә Гаделшина килде. Фәһимә ханымга инвалид мөселманнарга бирер өчен Коръәннең яңа басмасын тапшырды.

Шулай ук бүген мөфти янында Буадан килгән дин кардәшебез белән Харис хәзрәт Салихҗан булды. Бу очрашуда сүз Иске Суыксу авылындагы 2015 елда төзелгән  “Шәрифҗан” мәчетен теркәү хакында барды.

Хәзрәтләр шулай ук бүгенге дини вәзгыять, авыллардагы мәчетләрне карау хакында фикерләштеләр.   

Кабул итүгә язылу өчен телефон: 2-37-94-53

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы