Минзәләдә балалар арасында Әхмәтһади Максудиның "Гыйбәдәте Ислмия" китабын иң яхшы белүчене билгеләделәр. Әлеге бәйге тест рәвешендә мәктәп яшендәге балалар арасында үткәрелде. Нәтиҗәләр буенча беренче өч урынны яулаучылар билгеләнде. Район күләмендә җиңгән балалар казыят һәм Республика күләм ярышларында катнашачаклар.
Нәтиҗәләр буенча шунысы мөһим - "Гыйбәдәте Исламия" китабын яхшы үзләштерүчеләр арасында шәһәр балалары гына түгел, ә авыл балалары да күп һәм нәкъ менә алар беренче урыннарны яуладылар! Катнашучыларның һәрберсенә имам-мөхтәсиб тарафыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.