Бүген, 16 ноябрьдә, Чаллыдагы “Ак мәчет” мәдрәсәсендә Коръән укучылар конкурсының төбәк этабы уздырылды. Анда Чаллы, Түбән Кама, Тукай районнарында уздырылган мөхтәсибәт күләмендәге конкурсларда җиңүчеләр катнашты. Шуны әйтергә кирәк, әлеге районнарда Татарстан халкының өчтән бер өлеше яши.
Җиңүчеләр түбәндәгеләр
Ир-егетләр арасында:
1 урын - Илназ Яхин;
2 урын - Мансур Зиннәтов;
3 урын -Хәлил Хәбибрахманов.
Хатын-кызлар арасында:
1 урын - Илсөяр Гафиятуллина;
2 урын - Фатыйма Әүхәдиева;
3 урын - Эльмира Вафина.
Җиңүчеләр арасындагы Мансур Зиннәтов – “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллиме.
Мәгълүм булганча, бәйгенең икенче туры ноябрьдә районнарда җиңүчеләр катнашында казыятләрдә үткәрелә. Боларда җиңүчеләр өченче турга уза. Соңгы тур 8 декабрьдә Казанда үткәрелә.
КОРЪӘН УКУ БӘЙГЕСЕНЕҢ ИКЕНЧЕ ЭТАБЫ БАШЛАНА