Мәчетләрдә хәләл турында дәресләр уза

16 ноябрь 2016 ел 15:42
Мәчетләрдә хәләл турында дәресләр уза

   Чаллы мәчетләрендә хәләллек буенча дәресләр  дәвам итә. Аларны шәһәр имам-мөхтәсибе урынбасары, ТР МДН нең “Хәләл” комитетының экспертлар бүлеге җитәкчесе Фоат хәзрәт Мөхәмәтов алып бара.

Дәресләрнең  берсе “Нур-Ихлас” мәчетендә узды. Аның барышында Фоат хәзрәт хәләл хезмәтләр белән таныштырды, төп азык кушылмаларының   кайсы хәләл, кайсы хәрам икәнлеге турында тәфсилләп сөйләде, сорауларга җаваплар бирде. Сораулар хайван продуктларыннан  җитештерелүче җелатин кебек катнашмалар турында иде.

“Хәләл” комитеты белгечләре хәләл продуктларның составын җентекләп өйрәнә. Шуннан соң гына теге яки бу оешмага хәләл товар җитештерүен раслаучы документлар бирелә.

Дәресләр ризык өстәмәләре, хәләл товар җитештерүнең үзенчәлекләре хакында җитештерүчеләргә дә, алучыларга да мәгълүмат тарату булып тора.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы