Мәдрәсә шәкертләре баш казый белән очрашты

16 ноябрь 2016 ел 16:36
Мәдрәсә шәкертләре баш казый белән очрашты

Бүген, ягъни 16 нчы ноябрь көнне, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенә шәкертләр белән очрашуга Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килде.

Мәдрәсәбез шәкертләре күренекле хәзрәтләр, халкыбызның атаклы шәхесләре белән очрашуларны көтеп алалар. Мондый чаралар җанлы аралашу, үзеңне кызыксындырган сорауларга җавап табу белән үзенчәлекле.

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның сентябрь аенда узган юбилее белән тәбрикләп, тәбрикләү хаты тапшырды.

Әлеге очрашу мәдрәсәбезнең яңартылган китапханәсендә узды. Җәлил хәзрәт авылда имам-хатыйб булып эшләүнең кайбер нечкәлекләре хакында бәян кылды һәм диннең торышына бәя биргәндә нәкъ менә имамчылык итүченең шәхесенә карап бәя бирелүен ассызыклап үтте. Ул шулай ук динебездә мөһим булган дүрт мөһим кагыйдә белән таныштырды, Аллаһы яралткан бер мәхлукатны да сүкмәскә өндәде. Шулай ук бер-береңне гафу итүнең дә әһәмиятенә тукталды. Шәкертләрне вәгазьләргә яхшылап әзерләнергә кирәклегенә игътибарны юнәлтте һәм халык белән очрашу барышында сорауларга җавап бирер өчен күп кызыксынырга, күп яктан мәгълүматлы булырга кирәклегенә басым ясады.

Очрашу ахырында беренче курс шәкертләренә Җәлил хәзрәт кулыннан мәдрәсәбезнең студент билетлары бирелде. Җәлил хәзрәт үзе дә буш кул белән килмәгән иде, һәрбер шәкерткә “Җәлил хәзрәт дәресләре” китабы бүләк ителде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы