16 ноябрь көнне Югары Ослан районы имамнары, Татар Макылы авылы халкы, озак еллар имамлык вазыйфасын үтәгән Кашаф хәзрәтне соңгы юлга озаттылар.
Кашаф хәзрәт авыл мәчетен 1990 елда нигезеннән башлап төзеткән, шушы төзелешне ахыргача җиткереп, мөхәлләдә 25 ел имам булган, авыл халкы арасында ихтирам казанган ихлас дин кардәшебез иде.
Хәзрәт белән хушлашу чарасында авыл халкы, район башлыгы Марат Зиатдинов һәм башка җитәкчеләр, имамнар катнашты.