Чаллыда аксакаллар шурасы беренче утырышын үткәрде

17 ноябрь 2016 ел 16:43
Чаллыда аксакаллар шурасы беренче утырышын үткәрде

17 ноябрьдә Чаллы мөхтәсибәте каршындагы аксакаллар шурасы шәһәрнең “Туфан” мәчетендә үзенең беренче утырышын үткәрде. Шура әгъзалары булып мәчетләрдәге аксакаллар шуралары рәисләре тора. Ә шураның үзен “Туфан” мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллин җитәкли.

   Беренче утырышта шура әгъзалары белән якыннан танышу булды. Алар арасында имамнар да, элеккеге мәктәп директорлары һәм башка һөнәр ияләре дә бар. Аксакаллар алдында имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, шура рәисе Равил хәзрәт чыгыш ясап,  аксакаллар шурасының эш юнәлешен билгеләделәр. Болар – мәчет картларының дәрәҗәсен, активлыгын һәм мәчет тормышындагы ролен күтәрү, яшьләр белән элемтәләрне көчәйтү, алар белән эшләүдә хикмәт күрсәтү һ. б.  

   Чыгыш ясаучыларның күпчелеге  хәзерге мөселман яшьләренә олыларны ихтирам итү, әдәп сыйфатлары җитеп бетмәвен билгеләделәр. Ә “Билал” мәчете (Элеватор тавындагы) имам-хатыйбы Габделәзәл хәзрәт (шәһәрнең иң өлкән имамы), киресенчә,  өлкәннәрнең мәчеткә йөрмәвен тәнкыйтькә алды, яшьләр аркасында гына җәмәгать намазларының укылып баруын  билгеләде. Ягъни, ике юнәлештә дә эшлисе бар.

   Аксакаллар хөрмәтенә мәчеттә аш мәҗлесе оештырылды, Равил хәзрәт һәр шура әгъзасына  Коръән китабы бүләк итте. Җыелышта шулай ук “Туфан” мәчетенең актив әгъзалары катнашты һәм аларга да бүләкләр бирелде. Ә мәчет аксакаллары шурасы карары белән “Туфан” мәчетендә иң күркәм мәчет карты дип табылган 79 яшьлек Җәмил Нурулла улы санаторийга юллама белән бүләкләнде.  

Хәлил Шәрипов

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы