17 ноябрьдә Чаллы мөхтәсибәте каршындагы аксакаллар шурасы шәһәрнең “Туфан” мәчетендә үзенең беренче утырышын үткәрде. Шура әгъзалары булып мәчетләрдәге аксакаллар шуралары рәисләре тора. Ә шураның үзен “Туфан” мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллин җитәкли.
Беренче утырышта шура әгъзалары белән якыннан танышу булды. Алар арасында имамнар да, элеккеге мәктәп директорлары һәм башка һөнәр ияләре дә бар. Аксакаллар алдында имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, шура рәисе Равил хәзрәт чыгыш ясап, аксакаллар шурасының эш юнәлешен билгеләделәр. Болар – мәчет картларының дәрәҗәсен, активлыгын һәм мәчет тормышындагы ролен күтәрү, яшьләр белән элемтәләрне көчәйтү, алар белән эшләүдә хикмәт күрсәтү һ. б.
Чыгыш ясаучыларның күпчелеге хәзерге мөселман яшьләренә олыларны ихтирам итү, әдәп сыйфатлары җитеп бетмәвен билгеләделәр. Ә “Билал” мәчете (Элеватор тавындагы) имам-хатыйбы Габделәзәл хәзрәт (шәһәрнең иң өлкән имамы), киресенчә, өлкәннәрнең мәчеткә йөрмәвен тәнкыйтькә алды, яшьләр аркасында гына җәмәгать намазларының укылып баруын билгеләде. Ягъни, ике юнәлештә дә эшлисе бар.
Аксакаллар хөрмәтенә мәчеттә аш мәҗлесе оештырылды, Равил хәзрәт һәр шура әгъзасына Коръән китабы бүләк итте. Җыелышта шулай ук “Туфан” мәчетенең актив әгъзалары катнашты һәм аларга да бүләкләр бирелде. Ә мәчет аксакаллары шурасы карары белән “Туфан” мәчетендә иң күркәм мәчет карты дип табылган 79 яшьлек Җәмил Нурулла улы санаторийга юллама белән бүләкләнде.
Хәлил Шәрипов