Алабуга Җәмигъ мәчетендә Алабуга шәһәре һәм районы имамнары җыелышы үтте. Бу очрашуда мөһим мәсьәләләр көн үзәгенә куелган иде, "Моңлы азан" бәйгесенә, бөек галимебез Абу Хәнифәнең тормыш юлына багышланган брейн-ринг ярышына әзерлек сораулары каралды һәм республика мөхтәсибәтләре арасындагы рейтингка нәтиҗә ясалды.
Мөхтәсибәттә азан бәйгесен ноябрь ахырында үткәрү көтелә.