Бүген Чаллының Мәләкәс аръягы бистәсе 27 нче микрорайонында төзелгән Утыз Имәни исемендәге мәчет ачылды. Әлеге күркәм чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм башка дин әһелләре, кунаклар катнашты.
Мәчет 2014 елда төзелә башлаган. Мәхәлләне оештыручыларның күпчелеге Чирмешән районының Утыз Имәни авылыннан булганга, аңа ошбу авылдан чыккан дин галимебез, шагыйрь Габдрәхим Утыз-Имәни исемен биргәннәр.
Мәчет мөселманнарга хезмәт күрсәтәчәк тулы бер комплекс итеп күзалланган. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен намаз бүлмәләре, дәресләр алып барырга класслар, имам бүлмәсе бар.
Татарстан мөфтие мәчетне ачканда җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп:“Бу мәчет танылган татар фикер иясе, дин әһеле Утыз Имәни исемен йөртә. Утыз Имәни яңа заманда иҗтимагый-мәдәни һәм дини гореф-гадәтләрне аңлауга зур өлеш керткән шәхес. Әлеге мәчет тә җирле халык өчен намаз укып дога кыла торган урын һәм рухи-мәгърифәтчелек үзәге булсын”, - диде.
Чыгышлардан соң мөфти рәсми вәкилләр, дин әһелләре белән бергә яңа мәчетне карады, мәхәллә халкы белән аралашты, сорауларга җавап бирде. Чара өйлә намазын уку белән тәмамланды.
Утыз Имәни 100дән артык хезмәт язган шәхес. Аларның күпчелеге гарәп һәм фарсы телләрендә. Үз заманында дин әһеле язганнар халык арасына кулъязма рәвештә таралган.