Кукмарада Коръәнне карап уку буенча бәйге үткәрелде

21 ноябрь 2016 ел 09:29
Кукмарада Коръәнне карап уку буенча бәйге үткәрелде

Узган атна ахырында Кукмара мөхтәсибәтендә Коръән-Кәримне гарәпчә текстка карап уку буенча бәйге үткәрелде. Конкурста башлыча Кукмара мәдрәсәсенең өлкән курсларда укучы шәкертләр һәм авыл мәчетләрендә белем бирүче мөгаллимәләр катнашты. Ирләр һәм хатын-кызлар аерым төркемнәргә бүленеп тыңланды. Катнашучылар 3 номинация буенча бәяләнде: мәхраҗ (гарәп хәрефләренең дөрес әйтелеше), тәҗвид (Коръән уку кагыйдәләре үтәлешенең төгәллеге) һәм мәкам (Коръән аятьләрен укыганда көйнең һәм тавышның үзенчәлеге, матурлыгы).

Конкурста катнашучыларны Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең Коръәнне өйрәнү бүлеге мөдире Илнур Хәйруллин җитәкчелегендәге жюри тыңлады. Мәхраҗ белән бәйле кайбер хаталарны исәпкә алмаганда, бәйгегә килүчеләрнең Коръән уку осталыгына, тулаем алганда, яхшы бәя бирелде.

Призлы урыннарга килгәндә, алар түбәндәгечә бүленде:

Ир-егетләр арасында

1 урын – Райнур Рахимҗанов (Югары Казаклар авылы имамы);

2 урын – Марат Камалиев (Кукмара мәдрәсәсенең 4 нче курс шәкерте);

3 урын – Илназ Ибрагимов (Олыяз авылы мәхәлләсе).

Хатын-кызлар арасында

1 урын – Алия Вәлиева (Зур Сәрдек авылы мәхәлләсе);

2 урын – Гөлчирә Ногманова (Чишмәбаш авылы мәхәлләсе);

3 урын – Гөлчәчәк Гарифуллина (Яңа Сәрдек авылы мәхәлләсе).

Призлы урыннарга лаек булучыларга китаплар һәм Коръәннең яңа Казан басмасы бүләк итеп тапшырылды. 23 ноябрьдә Теләче районында узачак төбәк турына 1 нче урыннарны алган Р.Рахимҗанов һәм А.Вәлиева барачак дигән карар кабул ителде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы