Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республикабызга килгән рәсми кунак Сахалин өлкәсе губернаторы Олег Кожемяко белән Кол Шәриф мәчетендә булды.
Мөфти рәсми кунакны мәчет белән таныштырды, биредә тәүлек дәвамында Коръән укылуы хакында әйтте. Шулай ук хәзрәт Татарстан мөселманнары тормышы, тарихы хакында сөйләде.