Мәрҗәни мәчетендә шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова белән очрашу узды

22 ноябрь 2016 ел 09:57
Мәрҗәни мәчетендә шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова белән очрашу узды

Казан ислам көллияте шәкертләре Мәрҗәни мәчетендә шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова белән очраштылар. Әдәбият, шигырь сөючеләргә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиянең кызыксындыру бүләге, Абдулла Алиш премиясе  лауреаты Фәйрүзә Мөслимова "Ярату яралары", "Апрель кары" китаплары аша яхшы таныш. "Сабантуй" газетасында, соңыннан "Ялкын" журналында эшләп, балалар һәм үсмерләрнең дустына, сердәшенә әйләнгән шагыйрә көллият шәкертләренә үзенең тормышы, иҗади эшчәнлеге турында бәян итте, шигырьләрен укыды. Шәкертләр үз чиратында Фәйрүзә Мөслимовага үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Казан ислам көллиятенең директор урынбасары Мансур хәзрәт Мифтяхов, әлеге очрашуларның мөһимлеген, әдәбият белән диннең уртак максатларда булып, иманга, әдәпкә чакыруларын ассызыклап узды һәм киләчәктә дә шушындый очрашулар уздыруның зарурилыгын искәртте.

Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтенең матбугат үзәге

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы