17 декабрьдә Россия ислам институты дини югары уку йортына укырга керү тәртипләре белән таныштыру максатыннан “Ачык ишекләр көне”н уздыра. Әлеге чара кысаларында РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, кафедра җитәкчеләре, мөгаллимнәр белән очрашулар уздырыла. 2017 елда институтка керү тәртипләре аңлатыла.
Татарстандагы дини югары уку йорты түбәндәге юнәлешләрдә белгечләр әзерли:
- теология,
- лингвистика,
- экономика,
- журналистика.
Россия ислам институты югары дини һәм дөньяви гыйлем бирә. Шәкертләренә өстәмә белем туплау өчен төрле юнәлештәге махсус курслар оештыра һәм укыр өчен барлык шартларны тудыра.
Россия ислам институты мәдрәсәләрдә башлангыч һәм урта дини гыйлем алган шәкертләрне, авылларда дини эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләрне, башлангыч дини сабаклар укытучыларны һәм ышанычлы югары уку йорты дипломына ия булырга теләүче барча кардәшләребезне укырга чакыра.
“Ачык ишекләр көне” чарасы сәгать 10.00 дә башлана. Рәхим итегез!
РИИ адресы: Казан, Газ урамы, 19. Белешмәләр өчен телефон: (843) 251-01-55