Балык Бистәсендә "Хаҗга илтә уйларым" дип аталган очрашу булды

22 ноябрь 2016 ел 14:07
Балык Бистәсендә "Хаҗга илтә уйларым" дип аталган очрашу булды

Хаҗ - Ислам динендәге биш багананың берсе. Мөмкинлеге булган мөселманга гомерендә бер тапкыр изге урыннарга - Мәккә, Мәдинә шәһәрләренә барып гыйбадәт үтәп кайту шәригать кануннары буенча фарыз гамәл  санала. Балык Бистәсе мөхтәсибәте мәчетләрендә ел дәвамында хаҗилар белән очрашу күркәм гадәткә кереп бара.

Шундый очрашуларның берсе, әле күптән тугел генә, Тәберде-Чаллы мәчетендә булып узды. Авыл халкы быел изге сәфәрдә булып кайткан Рөстәм Бадретдинов, Габдулла Юнысов, Зөлфирә Сабирова белән очрашты. "Хаҗга илтә уйларым" дигән кичәдә хаҗилар Мәккә, Мәдинә шәһәрләрендә күргән тәэсирләре белән уртаклаштылар.  Атабыз Адәм(г.м) белән Анабыз Һәва (Аллаһы Тәгалә аннан разый булса иде) очрашкан Гарәфәт үзәнлеге, Ибраһим(г.м.) корбанлык китергән Мина җире, Мөздәлифә үзәнлеге , шайтанга таш ату турында тәфсилләп сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр.

"Биредә булган һәркем бәхетле! Ә кем Хаҗга дип ашкынып яши, ул көнне аңа Аллаһ Тәгалә  насыйп итсә, хаҗи-хаҗияләр белән очрашу гадәте дәвамлы булыр иде!"-дигән теләкләр белән хаҗилар очрашуга йомгак ясадылар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы