Бөгелмә шәһәренең “Гәүһәр” мәчетендә 21нче ноябрьдән “Исламда әдәп-әхлак” темасына лекцияләр циклы башлана. Лекторий программасы Исламда әхлакый тормыш нигезләре турында тулы күзалларлык итеп төзелгән.
“Ислам ул – дин тоту гына түгел, ә кешенең гаиләдә һәм җәмгыятьтә үз-үзен тоту кагыйдәләрен билгеләүче яшәү рәвеше дә”, – дип ассызыклый оештыручылар.
Лекцияләр һәр пәнҗешәмбе көнне сәг. 18:00-дә үткәреләчәк.