22 ноябрьдә Югары Осланның үзәк мәчетендә Әхматһади Максудиның "Гыйбадате исламия" китабы һәм ислам нигезләренә багышланган викторина узды. Анда районның 6 мәктәбеннән 5 -9 сыйныф укучылары катнашты. Викторина Корьән аятьләрен уку һәм Гали хәзрәтнең вәгазь сөйләве белән башланды.
Катнашучылар 2 төркемдә көч сынашты: 5 - 9 сыйныф укучылары һәм татар теле укытучылары. Викторина нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр кыйммәтле призлар алдылар.
Югары Ослан гимназиясе укучылары Мусина Ралина белән Алекперова Светлана беренче урынны, Гайфуллина Айсылу икенче урынны - Вахит авылы мәктәбе укучысы, Мөхәммәтҗанов Динар - Югары Ослан гимназиясе укучысы һәм Арсланова Фәридә - Матюшино мәктәбеннән өченче урынны бүлештеләр.
Татар теле укытучылары арасыннан беренче урын Зиннатуллина Гүзәл - Печиши мәктәбеннән, Гайнанова Әлинә- Матюшино авылы мәктәбеннән, Әмүтбаева Гөлзәр - Макул урта мәктәбеннән. Барлык катнашучылар да төрле - төрле бүләкләргә лаек булдылар.
Җиңүчеләр телефоннар белән бүләкләнделәр. Викторина җәмәгать намазы уку һәм төшке аш белән төгәлләнде.