25 ноябрь вәгазе,
Сәфәр аеның 25 нче көне, Һиҗри исәп буенча 1438 нче ел
Бөтен галәмне юктан бар итеп тәрбия кылучы Аллаһы Тәгаләгә чиксез мактауларыбыз, шөкраналарыбыз булса иде. Бөтен Пәйгамбәрләрнең имамы булган, безгә бәхет юлын күрсәтеп калдырган сөекле стазыбыз Мөхәммәд Мостафага салләлаһү гәләйһи вә сәлләм, аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхабәләренә күңел түрләребездән чыккан сәламнәребез, салаватларыбыз һәм һәртөрле изге догаларыбыз булса иде.
Изге җомга көнне Раббыбыз Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәр өчен мәчетләребезгә җыелган, яки шушы вәгазьне укучы мөхтәрәм дин кардәшләрем, сезгә динебезнең иң күркәм сәламен җиткерәм: әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!
Бүген сәфәр аеның 25 нче көне. Бу айның 27 нче төнендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләм үзенең сәхабәсе Әбү Бәкер (аллаһ аннан разый булсын) белән Мәккәдән Ясрибкә (Мәдинәгә) һиҗрәт кыла.
Һиҗрәт – Ислам тарихында олуг вакыйга. Һиҗрәттән соң күп кенә халыклар караңгылыктан яктылыкка чыга, хак юлга баса. Бүгенге вәгазь һиҗрәт һәм аның әһәмияте турында булачак.
Аллаһы Тәгалә иң әүвәл сөйләүчегә һәм тыңлаучыларга шушы вәгазьдән файдалы белемнәр алып, изге гамәл-гыйбадәтләр кылырга насыйп итсә иде.
«Һиҗра» сүзе гарәп телендә «бер урыннан икенче урынга күчеп китү» дигән мәгънәне аңлата. Билгеле булганча, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләлаһү гәләйһи вә сәлләм 13 ел дәвамында Мәккә халкын иманга өндәде, дингә чакырды, әмма иманга килүчеләрнең саны аз иде. Мәккә мөшрикләре Пәйгамбәребезне салләлаһү гәләйһи вә сәлләм һәм аның сәхабәләрен төрлечә рәнҗеттеләр, кимсеттеләр, аларга зур дошманлык күрсәттеләр. 622 нче елда Аллаһның Расүле салләлаһү гәләйһи вә сәлләм үзенең сәхабәләренә Мәккә шәһәреннән Мәдинәгә һиҗрәт кылырга рөхсәт бирде. Мәдинәгә күчү яшерен рәвештә булды, чөнки Мәккә мөшрикләре һиҗрәткә каршы булдылар һәм бу сәфәрне туктатыр өчен төрле чараларны күрделәр. Хәтта кайбер сәхабәләрне төрмәгә утырттылар. Шуңа карамастан, Аллаһның рәхмәте белән күп кенә сәхабәләр Мәдинәгә күчә алды. Аларны «мөһаҗирләр» дип атадылар. Мәккәдә Расүл әкрам салләлаһү гәләйһи вә сәлләм, Әбү Бәкер, Гали һәм һиҗрәт кылырга көчләре булмаган берничә сәхабә генә калды. Шул вакытта Әбү Бәкер Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнән һиҗрәт кылырга рөхсәт сорады. Әмма Аллаһның Расүле салләлаһү гәләйһи вә сәлләм: «Ашыкма! Мин Аллаһтан рөхсәт көтәм», – диде.
Мәккә мөшрикләре Пәйгамбәребезнең салләлаһү гәләйһи вә сәлләм Мәдинәгә күчүеннән бик курыктылар. Шуңа күрә алар сөекле Пәйгамбәребезне үтерергә кирәк дигән уртак фикергә килделәр. Мөшрикләрнең олысы Әбү Җәһел шундый план тәкъдим итте: «Без һәр кабиләдән бер көчле егетне сайларга һәм барчасына кылыч бирергә тиеш. Алар төнлә Мөхәммәд янына барырлар һәм барысы да кылычлары белән аңа кадарлар. Мөхәммәдне кем үтергәнен берәү дә белмәс, каны бөтен кабиләләргә ятыр», – диде.
Җәбраил фәрештә аларның сөйләшүен ишетте. Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм янына барып: «Әй Аллаһның Расүле, сине бүген үтерергә киләчәкләр. Үз урыныңа Галине яткыр», – диде. Бу хәбәрдән соң Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм Әбү Бәкер белән сәфәргә әзерләнә башладылар. Аллаһның Расүле Галигә мөрәҗәгать итеп: «Әй Гали, мине бүген үтерергә киләчәкләр. Минем урынга сиңа ятарга әмер бирелде», – диде. Гали үз җавабында: «Йә Расүлуллаһ, синең өчен һәрвакыт фида булырга әзермен», – диде.
Төнлә төрле кабиләләрдән сайланган 30 егет Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм өе янында җыелдылар һәм аның йоклап киткәнен көттеләр. Әмма бу кабәхәт план тормышка ашмады. Төнлә Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм «Йәсин» сүрәсенең 9 нчы аятен укып, өеннән китәргә җыенды:
«Без аларның алдына да артына да киртә кордык, шулай итеп, аларны уратып алдык. Моннан соң алар инде (хакыйкатьне) бөтенләй күрмәс».
(«Йәсин», 36:9)
Чыкканда, аны явыз ният белән көтеп торган һәркемнең башына туфрак та сипте. Беркем дә Пәйгамбәребезнең салләлаһү гәләйһи вә сәлләм чыгып киткәнен сизмәде.
Бу вакыйга сәфәр аеның 27 нче төнендә булды. Аллаһы Тәгалә «Бәкара» сүрәсенең 194 нче аятендә болай дип әйтә:
«Аллаһтан куркыгыз һәм белегез: Аллаһ тәкъвәлылар белән бергә».
(«Әл-Бәкара / Сыер», 2:194)
Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм бик ихласлы һәм тәкъвалы булды, Аллаһның рәхмәтенә өметләнде, шуңа күрә Аллаһы Тәгалә аны саклады, ярдәмен бирде. Әгәр без хәрамнардан саклансак, Аллаһ кушканнарын үтәсәк, Аллаһ, һичшиксез, безгә дә Үз рәхмәтен ирештерәчәк, хәвеф хәтәрләрдән саклаячак.
Корәешләр Пәйгамбәребезнең Мәдинә тарафына киткәнен белгәч, аның артыннан куа китәләр. Аллаһның Расүле салләлаһү гәләйһи вә сәлләм үзенең якын дусты һәм сәхабәсе Әбү Бәкер белән Мәккәдән ерак булмаган Сәүр тавының мәгарәсендә (тау куышлыгында) яшеренәләр. Алар анда өч көн булалар. Әбү Бәкернең ярдәмчесе Әмир бин Фухәйра көндез Мәккә мөшрикләренең сөйләшүләрен тыңлап, төнлә Сәүр мәгарәсенә килеп, шул хәбәрләрне ирештерә. Әбү Бәкер куа килүче мөшрикләрнең аяк тавышларын ишеткәч, бик нык курка. Әмма Расүл әкрам салләлаһү гәләйһи вә сәлләм аны тынычландырып, болай дип әйтә: «Әй Әбү Бәкер, курыкма. Без биредә үзебез генә түгел, өченчесе – Аллаһ. Ул безне ярдәмсез калдырмас», – ди. Бу хакта Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дип әйтә:
«Сез аңа (Расүлуллаһка) ярдәм итмәсәгез дә, аңа Аллаһ ярдәм иткән иде бит инде. Мөшрикләр аны (Мәккәдән) куып чыгарды, куылганнар икәү иде, берсе ул (Расүлуллаһ) иде. Менә алар мәгарәгә кереп чыкты. Ул юлдашына: «Кайгырма, Аллаһ безнең белән», – диде. Аллаһ аңа Үзе тарафыннан сабырлык һәм күзгә күренмәс гаскәр иңдерде, кяферләрнең сүзләрен юкка чыгарды, Аллаһның сүзе исә бөектер. Аллаһ өстендер һәм Ул хикмәт ияседер». («Тәүбә», 9:40)
Аллаһның әмере белән, бер күгәрчен мәгарә алдына оя кора. Ә үрмәкүч шул арада мәгарә авызын пәрәвез белән каплап куя. Мәккә мөшрикләре күгәрчен оясын һәм пәрәвезне күргәч, эчкә кереп тормаска булалар. Шулай итеп, һәр нәрсәне алдан белүче Аллаһы Тәгалә Расүлебез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм һәм Әбү Бәкерне явыз дошманнардан коткара.
Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм һәм аның якын дусты Сәүр мәгарәсеннән рабигыльәүвәл аеның 1 көнендә (дүшәмбегә каршы төндә) чыгалар һәм Мәдинә тарафына юнәләләр.
Мәккә мөшрикләре Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләмне таба алмагач, аны һәм Әбү Бәкерне тапкан кешегә 100 дөя бирергә вәгъдә бирәләр. Суракат исемле кеше атка утырып, Пәйгамбәребезне куа китә. Расүл әкрамны күргәч, атның аяклары тая, Суракат та егыла. Ул янә атка утырып, Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләмгә шулкадәр якыная, хәтта аның тавышын ишетә, ләкин атның аяклары тезләргә кадәр комга бата. Суракат егыла һәм Аллаһ Пәйгамбәребезне саклавын бик яхшы аңлый. Аллаһның Расүле туктый һәм Суракатның килгәнен көтеп тора. Суракат гафу үтенә һәм алар турында мөшрикләргә сөйләмәскә вәгъдә бирә.
Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм һәм Әбү Бәкер рабигыль-әүвәл аеның 8 көнендә Куба дигән җиргә барып җитәләр. Алар шунда берничә көн яшиләр һәм башка сәхабәләр белән мәчет төзиләр. Бу мәчет турында Пәйгамбәребез әйткән: «Кем өендә тәһарәт алып, Куба мәчетендә 2 рәкәгать намаз укыса, гомрә хаҗы кылган әҗер савабын алыр».
Бу мәчеттә Аллаһның Расүле салләлаһү гәләйһи вә сәлләм мөһаҗирләр һәм ансарлар (Мәдинәдә яшәүче сәхабәләр) белән тыныч-имин хәлдә намазлар укыдылар. Шуннан соң алар барысы да Мәдинәгә юл тоттылар.
Мәдинәнең бөтен халкы Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләмне каршы алыр өчен шәһәрнең читенә чыкты. Алар Аллаһ Расүленең килүенә бик сөенделәр, матур нәшидләр һәм шигырьләр башкарып аны кабул иттеләр. Бу вакыйга рабигыль-әүвәл аеның 12 көнендә булды. Һәр сәхабә Пәйгамбәребезгә өчен үз өен тәкъдим итте. Әмма Расүл әкрам: «Аллаһ дөямә урын табырга әмер бирде», – диде. Аның дөясе Әбү Әюб Әл-Әнсари дигән сәхабәнең өе янында утырды. Шулай итеп Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм бу сәхабәнең йортында якынча 7 ай яшәде.
Менә шул көннәрдән башлап, изге Мәдинә шәһәрендә иң беренче хакыйкый мөселман җәмгыяте төзелә. Мәдинә-әл-Мөнәввәрәдән иман, Ислам һәм Коръән нуры бөтен дөньяга тарала. Димәк, һиҗра, без мөселманнарга гына түгел, ә бәлки бөтен дөнья тарихына, тормышына олы үзгәреш кертә.
Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафадан салләлаһү гәләйһи вә сәлләм һәм аның бөек сәхабәләреннән үрнәк алып, әдәпле, әхлаклы булырга, өммәтебезгә файдалы гамәлләр кылып яшәргә насыйп итсә иде!
"Шура" дини альманахы, №14
Нияз хәзрәт Сабиров,
Апанай мәчете имам-хатыйбы
ТРМДН дәгъват бүлеге җитәкчесе