Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында "Фатих Әмирхан: тормышы, иҗаты, мирасы" дигән фәнни-гамәли конференция оештырылды. Татар галимнәре, язучылары катнашында узучы фәнни чара Ф. Әмирханның тууына 130 ел тулуга багышланган.
Конференция кунакларын Татарстан мөфтие исеменнән аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сәламләде.
Ф. ӘМИРХАННЫҢ КЫСКАЧА ТОРМЫШ СӘХИФӘСЕ
1886 ел, 1 гыйнвар – Фатих Әмирхан Казанның Яңа бистәсендә
Зариф мулла гаиләсендә дөньяга килә.
1895–1905 еллар – “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем ала.
1904 ел – Самара шәһәренә барып, рус телен өйрәнә.
1905 ел – “Әлислах” кулъязма газетасын чыгаруда актив кат-
наша.
1904–1906 еллар – Казанда куелган беренче татар спектакльләрен
әзерләүдә катнаша һәм үзе дә төрле рольләр башкара.
1906 елның 15–23 гыйнварында Санкт-Петербург шәһәрендә
үткәрелгән Русия мөселманнарының II съездына вәкил итеп җибәрелә.
1906 елның ахырында “Тәрбиятел әтфаль» – татарча беренче ба-
лалар журналы оештыру, анда сәркатип вазыйфасын үтәү өчен
Мәскәүгә чакырыла. 1907 елның гыйнварыннан чыга башлаган әлеге
журналның хакыйкый мөхәррире дә була.
1907 ел, апрель – Казанга әйләнеп кайта, шул елда ук зур бәхет-
сезлеккә юлыга – аяклары йөрми башлый.
1907–1909 еллар – рәсми рәвештә чыга башлаган “Әлислах”
газетасының хакыйкый мөхәррире (рәсми мөхәррире Вафа
Бәхтияров).
1907 ел – “Әлислах” газетасының 4 нче санында “Дамелла” имза-
сы белән Ф. Әмирханның беренче әсәре – “Гарәфә кич төшемдә” исем-
ле хикәясе басыла.
1910 елның мартыннан чыга башлаган “Ялт-йолт” исемле сати-
рик журналда (рәсми мөхәррире Әхмәт Урманчиев) актив языша.
1909–1912 еллар – “Фәтхулла хәзрәт” (2 басмада), “Хәят”,
“Яшьләр” әсәрләре дөнья күрә.
1912 елдан “Кояш” газетасында эшли башлый.
1923–1924 еллар – Татар театр техникумында татар әдәбиятын
укыта
1926 ел, 9 март – татарның күренекле улы Ф. Әмирхан вафат
була.
КОНФЕРЕНЦИЯГӘ ИНСТИТУТ ТАРАФЫННАН ТҮБӘНДӘГЕ КИТАПЛАР ӘЗЕРЛӘП БАСТЫРЫЛДЫ
1. Хәят. Ф.Әмирханның атаклы әсәренең яңа басмасы әдипнең үз
кулы белән язылган 20 дәфтәрдәге оригинал текстларга нигезләнеп
эшләнде. Шулардан 6 дәфтәр моңарчы беркайда да басылмаган һәм ул
повестьның дәвамын тәшкил итә. Текстлар хәзерге татар язуына
редакцияләнмәгән килеш күчерелде һәм язучы автографы сакланган
дәфтәр битләре факсимиле белән тәкъдим ителә.
2. Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар. 2 нче чыгарылыш.
Басма укучыларны татар текстларын өйрәнүдәге яңа тикшеренүләр
белән таныштыруын дәвам итә. Аның нәүбәттәге чыгарылышы Фатих
Әмирханның тормышы һәм иҗатына багышлана. Әлеге җыентыкта
язучының моңа кадәр бүгенге татар язуында дөнья күрмәгән
публицистик мәкаләләре беренче тапкыр басылды, ХХ гасыр башы
татар мәдәнияте һәм фәненең күренекле әһелләренең истәлекләре,
Ф. Әмирханга атап язган хатлары фәнни әйләнешкә кертелде.
Ф. Әмирханның үлем түшәгендә яткан көннәрендә булган
вакыйгаларны бар төгәллеге белән теркәп барган якын дусты,
журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Кәрим Сәгыйтев (Кәрим Сәгыйд,
1888–1939) көндәлеге исә аерым игътибарга лаек.
3. Фатих Әмирхан фотографияләрдә. Тел, әдәбият һәм сәнгать
институты татар әдәбиятының күренекле вәкилләренең фототарихына
багышланган альбомнар сериясен бастырып чыгаруны дәвам итә.
Г. Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан дөнья күргән беренче альбом
шагыйрь биографиясенә берникадәр визуаль яктан якын килергә
мөмкинлек тудырды. 2 нче чыгарылыш ХХ гасыр башында әсәрләре
еш басылган һәм иң популяр яшь авторларның берсе булган Фатих
Әмирханга багышлана. Фотографияләрдә аның гаилә, дуслык
бәйләнешләре, шәхси тормышы, иҗтимагый һәм сәяси позициясе
чагылыш таба. Басманы әзерләүдә Г. Ибраһимов исемендәге Тел,
әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге
архивында, ТР Милли музее фондында һәм Равил Әмирхановның
шәхси архивындагы фотодокументлар файдаланылды.
4. «Фәнни Татарстан» журналы. 2016 елның 4 номеры. Әлеге
сан Ф. Әмирханның 130 еллык юбилеена әзерләнде. Ул язучының
иҗатын, аның иҗтимагый эшчәнлеген ХХ гасыр башы рус һәм дөнья
тарихы контекстында тикшергән, иҗатының моңарчы билгеле
булмаган якларына һәм үзенчәлекләренә игътибар юнәлткән мәкаләләр
циклын үз эченә ала.