26 ноябрьдә Чистай мөхтәсибәтендә практик карарлар интеграцион форумы үткәрелә. Бу чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның , шулай ук ТР МДН нең “Зәкят” хәйрия фонды җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин, “Хәләл” стандартлары комитеты җитәкчесе Марат Низамов, “Вакф” фонды директоры Рөстәм Хәбибуллин, “ТР МДН Хаҗ” операторы җитәчесе Ранис хәзрәт Вахитов, көньяк төбәк казые Равил хәзрәт Зөфәров, Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов, шулай ук Кама аръягы төбәге имам-мөхтәсибләре катнашуы көтелә.
Форум кысаларында мөселманнарны борчыган төрле өлкәләргә кагылышлы сораулар тикшерелә.