“Зәкят” хәйрия фонды Россиядә беренче мәртәбә уздырылучы “юмарт сишәмбе” (#ЩедрыйВторник) акциясендә катнаша. Бу акция 71 илдә бара һәм социаль мөһим чараларга багышлана.
“Зәкят” хәйрия фонды хезмәткәрләре 28 ноябрьдә “Гаврош” ятим балалар приютында мастер-класслар оештырыла.
29 ноябрьдә исә хоспистагы балалар янына бару ниятләнелгән. Шулай ук бу көнне “Зәкят” хәйрия фонды офисында мохтаҗларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү оештырыла.