27 ноябрь көнне Нурлат шәһәренең Дуслык йортында “Гыйбадәте исламия” викторинасының казыят туры үткәрелде. Аксубай, Алексеевск, Әлки, Чистай, Нурлат һәм Яңа Чишмә районнарыннан 40тан артык бала катнашты.
Әлеге чарада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров шәкертләргә, катнашучыларга мөфти исеменнән сәламнәр тапшырды, Нурлат районы мөхтәсибәтенә казыят турын оештырган өчен рәхмәтен җиткерде.
Җиңүчеләргә һәм бөтен катнашучы балаларга кыйммәтле бүләкләр бирелде. Өч малаһ һәм өч кыз республика турында катнашачак.
Бәйгедән соң хәзрәтләр балаларга эчтәлекле вәгазьләр сөйләде. Викторина төшке аш белән тәмамланды.