Кукмараның Вахит авылы тарихына кереп кала торган вакыйга булды. Җирле халык, читтә яшәүче авылдаш-якташларның, гомумән, дин кардәшләрнең ярдәме белән төзелгән бик матур, күркәм дин йорты үзенең ишекләрен ачты.Мәчетнең имамы Зиннур хәзрәт Сәмигуллин һәркемгә рәхмәт сүзләрен ирештереп: "Кылган изгелекләрегез өчен Аллаһы Тәгалә үзегезгә савабын бирсен", - дип теләде.
Әлеге тантаналы чарага район башлыгы Сергей Димитриев һәм башка мәртәбәле кунаклар да күп килгән иде.