19 ноябрь көнне Түбән Кама шәһәре мөслимәләре Үзәк мәчеттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты. Аның “ Каждый может стать Коран хафизом” китабы буенча җанлы әңгәмә булды.
Камил хәзрәт мөселманнарның тормышында Аллаһның китабы Коръәннең әһәмияте, тоткан урыны турында сөйләде. Көннең билгеле бер өлешен Коръән өчен бүлеп куярга тәкъдим итте.
Һәркемнең күңелендә Коръәнне ятлау мөмкин, һәр кеше булдыра ала торган гамәл икәнлегенә ышаныч уятты. Коръәнне ятлау буенча үзенең практик киңәшләрен бирде. Әгәр дә кеше көн саен Коръәннән 1 генә аять ятласа да 17ел, 7 ай, 9 көн эчендә аны тулысынча ятлап чыга ала. Әгәр көн саен ярты бит ятласа 3 ел, 4 ай, 24 көн эчендә, ә көн саен 1 бит ятласа Коръәнне тулысынча ятлап чыгар өчен бары тик 1 ел,8 ай, 12 көн генә кирәк икәнлеген таблица ярдәмендә аңлатты.
Хәтерне яхшырту өчен кеше кылган гөнаһлардан тәүбә итәргә, аз ашарга, аз йокларга тиеш.
Очрашуга килгән мәчет мөгалимәләре, “Түбән Кама әниләре” җәмгыяте әгъзалары Камил хәзрәткә үзләренең сорауларын бирделәр. Сорауларга гади, аңлаешлы, кызыклы чагыштырулар белән җавап биреп ул тыңлаучыларны үзенә җәлеп итте.
Мондый очрашулар дәвамлы булса иде.