26 ноябрь көнне Югары Ослан мәчетендә имамнар җыелышы булып узды. Бу җыелышта район имамнары катнашты. Имам -мөхтәсиб Гали хәзрәт Диния нәзәрәтеннән җибәрелгән документлар белән таныштырып үтте. Шулай ук имамнар мәүлид бәйрәмен үткәрү көне турында сөйләштеләр.
Җыелыш Корьән аятларын укып дога кылу, өйлә намазы һәм мөхтәсибәт тарафыннан оештырылган төшке аш белән тәмамланды.