Лениногорскида “Әни белән кыз” дип исемләнгән чара узды

28 ноябрь 2016 ел 17:08

Безнең илебездә 1998 елдан бирле ноябрь аеның соңгы якшәмбе көнендә “Әниләр көне” билгеләп үтелә.

Бу көнне без әниләребезгә карата аеруча игътибарлы булырга тиеш. Билгеле инде, без әниләребезне һәркөнне хөрмәтләргә тиеш, ә аерым бер көндә генә түгел. Ислам динендә гомумән хатын-кызга карата, ә бигрәк тә әниләргә карата зур әһәмият бирелгән. Сөекле Пәйгамбәребездән с.г.в.: “Әти-әнинең кайсысына без күбрәк хөрмәт күрсәтергә тиеш?, - дип сорадылар. Рәсүлебез с.г.в. өч тапкыр – әниеңә, аннан әтиеңә”, - дип җәвап бирде.

27 ноябрдә “Ихлас” мәчете каршында эшләп килүче мөслимәләр җәмгыяте тарафыннан оештырылган “Әни белән кыз” дип исемләнгән чара да  безнең иң кадерле затлар – әниләребезгә багышланган иде. Исеменнән күренеп тора, катнашучылар – әниләр һәм аларның кызлары. Конкурста дүрт пар мөслимә катнашты. Бәйгене Ләйлә ханым алып барды. Чара башланганчы Булат хәзрәт бик эчтәлекле вәгазь сөйләде. Җәмгыятебездә, тормышта әниләренең ролен, бигрәк тә бала тәрбияләүдә аларның бурычын һәм никадәр җавапчылыгын ассызлыклап әйтеп үтте ул.

Менә конкурс башланды. Һәрбер парга алдан “өй эше” бирелгән – бик тәмле һәм бик матур итеп әзерләнгән ризыклар алып килгәннәр иде. Монда гөбәдия дә, төрле пироглар да, кекс та һәм башка ризыклар бар иде. Икенче этапта салатлар конкурсы – кыска гына вакытта әни белән кыз яшелчәләрдән салат ясарга тиеш иде. Бу биремне дә алар бик оста башкарды. Аннан соң башка төрле биремнәр эшләделәр: төсле кәгазләрдән аппликация, бер кул белән – әниле-кызлы сәдәп тагу, пазлдан төрле рәсемнәр җыю, матур һәм дөрес итеп Коръән уку. Конкурслар үтәгән вакытта Ләйлә ханым тамашачылар арасында да викторина үткәрде, үзе-кызлары белән мөнәҗәт укыды.

Соңыннан хуҗабикәләр әзерләгән тәмле ризыклар белән чәй эчү булды. Ахырда – илебезгә тынычлык, иминлек, һәрбер гаиләгә тәүфикъ-һидәять сорап, мәчетләребез гөрләп эшләп торсын, һәм безнең изге эшләребез дәвамлы булса иде, дип дога кылынды. Аллаһы Тәгалә догаларыбызны кабул итсә иде!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана