Изгелектә берләшик!

30 ноябрь 2016 ел 11:50
Изгелектә берләшик!

25 ноябрьнең җомга кичендә Ташлык авылы Мәдәният йортында Түбән Кама районы мөслимәләренең чираттагы җыены узды. “Җәннәт аналарның аяк астында” дип исемләнгән бу рухи кичәдә авылның яше-карты катнашты.

Бу кичәдә ана хакы, туганлык җепләрен саклау турында бик күп сөйләнде һәм алар аять, хәдисләр белән ныгытылды. Сәхнәгә ятим балалар тәрбияләп үстергән аналар чакырылды. Алар үзләренең тормыш юлларын сөйләгәнне күпләр күз яше аша тыңладылар. Аналар турында мөнәҗәтләр, шигырьләр дә яңгырады бу кичәдә. “Гомереңнең озын булуын теләсәң, туганлык җепләрен сакла” – дигән хәдисне җиде бертуган кызның үз тормышларында кулланулары турында өч туганның чыгышы да үтемле булды.

 Мондый җыеннар мөслимәләрне берләштерә, алар бер-берсенең эш тәҗрибәләре белән белән танышалар. Үзләренә бик күп файда алалар.

 Кичә тәмле бәлешләр, камыр ашлары, җиләк-җимеш белән тулы өстәлләр артында дәвам итте. Мөслимәләр үз авылларында да мондый ислам әдәп-әхлагына чакыручы кичәләрне үткәрергә кирәк дигән изге ният  белән таралыштылар.

Роза Латыпова,

Түбән Кама Җәмигъ мәчете хатын-кызлар бүлеге җитәкчесе

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100