Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан 2016 ел “Әбү Хәнифә мәзһәбе елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан октябрьдә, ноябрь ае башында Татарстан Республикасы районнары мөхтәсибәтләрендә Әхмәтһади Максудиның «Гыйбадәте исламия» исемле китабы буенча викторинаның беренче район турлары узды.
4 декабрь көнне Апанай мәчетендә викторинаның 2нче туры – башкала төбәге өлеше узачак. Әлеге турда Казан мөхтәсибәтләре арасында уздырылган бәйгенең җиңүчеләре үз белемнәрен сыныячаклар. Викторина сәгать 10:00 да башлана. Ә инде 24 декабрьдә Казан шәһәренең Галиев мәчетендә бәйгенең Республика туры уздыралачак.
Әхмәтһади Максуди – атаклы татар мөгаллиме, җәмәгать эшлеклесе, журналист. Ул язган дәреслекләр, китаплар бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый һәм төрле милләт кешеләре тарафыннан кулланыла. Аның иң мәшһүр хезмәтләренең берсе «Гыйбадәте исламия» китабы. Бу китап Әбү Хәнифә мәзхәбе буенча һәр мөселман белергә тиеш булган шәригать хөкемнәре, динебезнең нигезләре белән таныштыра.
Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтенең матбугат үзәге