Бүген Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр Мәскәүдә "Диннең җәмгыятьтәге бердәмлекне ныгытудагы һәм 21 гасырда цивилизацияара үсештәге роле" исеме астыда үткән халыкара фәнни-гамәли конференция эшендә катнашты. Диния нәзарәте делегациясенә шулай ук мөфтинең урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, ТРның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Голәмәлщр шурасының җаваплы сәркатибе Рөстәм Нургалиев керде.
Чараны Мәскәү һәм Үзәк төбәк мөфтияте һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифе фонды оештырган. Конференция кысаларында делегатлар исламда бердәмлеккә ирешүнең концептуаль һәм оештыру мәсьәләләре хакында сөйләште, дәүләт органнары, дини оешмалар һәм гражданлык җәмгыятенең башка институтларының үзара экстремизмны кисәтүдә һәм җәмгыяттә бердәмлекне ныгытуда хезмәттәшлек итү юлларын барлады.