Ноябрь азагында Ярдәм мәчетенә Менделеевск, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә һәм Казан шәһәрләрендәге төзәтү колонияләрендә тоткыннар белән эшләүче имамнар җыелды. Өч көнлек курс дәвамында аларга колонияләрдә дәгъват эше алып баруның үзенчәлекләрен, тоткыннарга рухи-әхлакый ярдәм күрсәтүнең әһәмиятен һәм иреккә чыккан тоткыннарның җәмгыятьткә яраклашу ысулларын аңлаттылар.
"Сезнең эшегез бу юнәлештә бик әһәмиятле. Киләчәктә әлеге кешеләрнең иреккә нинди булып чыгуларында сезненең дә өлешегез бар. Аллаһ Тәаглә эшләрегездә җиңеллек бирсен", - дип теләде лектор буларак катнашкан Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе башлыгының дин тотучылар белән эшне оештыру буенча ярдәмчесе Рафаил Дәүлиев.