Ярдәм мәчетендә тоткыннар белән эшләүче имамнар өчен махсус курслар оештырдылар

01 декабрь 2016 ел 10:28
Ярдәм мәчетендә тоткыннар белән эшләүче имамнар өчен махсус курслар оештырдылар

Ноябрь азагында Ярдәм мәчетенә Менделеевск, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә һәм Казан шәһәрләрендәге төзәтү колонияләрендә тоткыннар белән эшләүче имамнар җыелды. Өч көнлек курс дәвамында аларга колонияләрдә дәгъват эше алып баруның үзенчәлекләрен, тоткыннарга рухи-әхлакый ярдәм күрсәтүнең әһәмиятен һәм иреккә чыккан тоткыннарның җәмгыятьткә яраклашу ысулларын аңлаттылар.

"Сезнең эшегез бу юнәлештә бик әһәмиятле. Киләчәктә әлеге кешеләрнең иреккә нинди булып чыгуларында сезненең дә өлешегез бар. Аллаһ Тәаглә эшләрегездә җиңеллек бирсен", - дип теләде лектор буларак катнашкан Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе башлыгының дин тотучылар белән эшне оештыру буенча ярдәмчесе Рафаил Дәүлиев.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы