Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Луганск Халык Республикасы Мөфтие Эльдар Гамбаров карары белән, «Донбасс җиренә тугры хезмәт иткән өчен» мактау билгесе белән бүләкләнде. ЛХР мөселманнары Диния нәзарәте бүләге Камил хәзрәткә «төбәкне торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш керткәне, динара һәм милләтара хезмәттәшлек өлкәсендәге казанышлары, югары рухи принципларны ныгыту һәм җәелдерү, шулай ук Ватанны саклау эшендәге казанышлары өчен» бирелде.
Камил хәзрәт – махсус хәрби операциядәге солдатларга һәм Донецк һәм Луганск Халык Республикаларындагы мөселманнарга ярдәм итү эшенә актив керешкән Россия мөфтиләрнең берсе. Ул махсус хәрби операция зонасына, шул исәптән дошман көчләре белән хәрби бәрелешләр урынына 5 тапкыр сәфәр кылды. Аның җитәкчелегендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте солдатлар кулына 9 гуманитар йөк: хәләл азык-төлек, хәрби кием-салым, дини китаплар, запас частьләр, автомобильләр һәм мотоцикллар һ.б. тапшырды. Донецк һәм Луганск Халык Республикалары мөселманнары Диния нәзарәтләренә китаплар һәм дини атрибутика тапшырылды, бу төбәкләрдәге милләттәшләребез Татарстан мәдрәсәләренә белем алырга чакырылды.