Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтачка эшлекле сәфәр кылды. Мөфти район үзәк мәчетендә уздырылган җирлек имамнарының еллык исәп-хисап җыелышында катнашты.
Әлеге җыелышта шулай ук район башлыгы Рамил Нотфуллин булды. Чара имам-мөхтәсиб, республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкчелегендә узды.
Камил хәзрәт имамнарны рәбигыйләүвәл ае башлану белән котлады, әлеге мөхтәрәм айның күркәм үзенчәлекләрен аңлатып бирде. Авылларда дини эшчәнлек алып баручы хәзрәтләргә рәхмәт белдерде.
Җәлил хәзрәт үзенең чыгышында бүгенге көндә динебезгә хезмәт итәр өчен бар мөмкинлекләр булуы хакында әйтте. Дәүләт, нәзарәт тарафыннан ярдәм килеп торуы хакында сөйләде.