Кукмарада Мәүлид кичәсе

02 декабрь 2016 ел 09:34
Кукмарада Мәүлид кичәсе

30 ноябрь көнне Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге Кукмара мөхтәсибәте белән берлектә Мәүлид кичәсе оештырды. Бәйрәм чарасы район Мәдәният йортында дин әһелләре, мөслимәләр, шәкертләр һәм күпсанлы халык катнашында узды. Дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров Кукмара халкын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм Мәүлид ае белән котлады.

"Ошбу Мәүлид аенда догалар уку, тыңлау, дини мәҗлесләр корып салаватлар әйтү, хәер-догалар  өләшү - Бөек Раббыбыз һәм Аның Рәсүленә ﷺ карата  ихласлыгыбызны күрсәтә. Пәйгамбәребез ﷺ туган кичәне хөрмәт итү булып тора.  Мәүлид кичәсе бер-беребезгә карата кардәшлек хисләрен ныгыту, хөрмәт итүне арттыру көне дә", - дип сөйләде Нияз хәзрәт.

Кичә җырчы Динар Шәһмарданов Пәйгамбәребезгә багышланган мөнәҗәтләре, Аның тормыш юлын һәм сыйфатларын барлау, догалар кылу белән дәвам итте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы