1 декабрьдә Чаллы шәһәре имамнарының чираттагы җыелышы булды. Ул мәчетләрдә дини эшләрнең торышы һәм Мәүлид аен уздыру мәсьәләләренә багышланды. Сөйләшү барышында мәчет картларына карата хөрмәт күрсәтү, алар аша югала башлаган дини гореф-гадәтләребезне торгызу хакында җитди сөйләшү булды. Имамнар алдында мөхтәсибәтнең аксакаллар шурасы рәисе Равил хәзрәт Нуруллин да чыгыш ясады.
Имамнар җыелышында Мәүлид аен зурлап 24 декабрьдә Сара Садыкова исемендәге шәһәр концертлар залында зур театральләштерелгән тамаша үткәрергә килешенде. Шулай ук яшьләр арасында Мәүлидкә багышланган чаралар оештыру өчен җаваплылар билгеләнде.