1 декабрьдә Нурлат шәһәре һәм районы мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәйфуллин мөгаллим һәм мөгаллимәләр белән утырыш уздырды. Уку-укыту эшләренең торышы тикшерелде. Мөгаллимәләр тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, үзләрен борчыган сорауларны кутәрделәр. Имам-мөхтәсиб аларны Диния нәзарәте төзегән программа белән эшләргә чакырды. Күркәм әхлак белэн башка кардәшләребезгә урнәк булырга, изге эшләр кылырга кирәклеген ассызыклап утте.
Аллаһ изге гамәлләр кылырга жиңеллек бирсен!