30 ноябрь көнне, мөселман календаренең өченче ае - Рабигыләүвәл ае башланды. Әлеге ай халыкта Мәүлид дип йөртелә. Мәүлид - Мәхәммәд пәйгамбәрнең (салләллаһү галәйһи вә сәллам) туган ае. Раббыбыз “Әхзаб” (Гаскәрләр) сүрәсенең 56 нчы аятендә: “Аллаһ үзе вә фәрештәләре пәйгамбәр салләллаһү галәйһи вә сәлләмгә салават әйтәләр, ий мөэминнәр, сез дә пәйгамбәргә салават әйтегез һәм сәлам әйтегез” – дия. Әлеге айда моэмин мөселманнар пәйгамбәрне зурлап Мәүлид бәйрәмнәре уздыралар.
Бөек Раббыбыз һәм аның Рәсүленә карата ихласлылыкны күрсәтә торган шундый чара 2 декабрь көнне Апанай мәчетендә узачак. Программада: Коръән уку, салаватлар әйтү, касыйдә һәм мөнәҗәтләр башкару, шулай ук Мәхәммәд пәйгамбәр (салләллаһү галәйһи вә сәллам) турында файдалы вәгазьләр дә булачак.
Чара 17:30 башлана, керү ирекле.
Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтенең матбугат үзәге