Пресс — релиз
“Идеологик каршы торуларга Коръәни һәм дөньяви караш:
Якын Көнчыгышта псевдоислам структураларны җимерүнең геополитик нәтиҗәләре”
II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе
“Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме чаралары планын тормышка ашыру кысаларында Изге Коръәнне һәм сөннәтне өйрәнү үзәге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә 7 декабрьдә “Идеологик каршы торуларга Коръәни һәм дөньяви караш” дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен уздыра.
Конференция темасы – Якын Көнчыгышта псевдоислам структураларны җимерүнең геополитик нәтиҗәләре.
Фәнни-гамәли конференция кысаларында Якын Көнчыгыштагы вәзгыять, төрле илләрдәге мөселман өммәтендә ялган дини төркемнәр барлыкка килүгә бәйле үзгәрешләр, традицион булмаган исламга каршы торуның идеологик ысуллары турында фикер алышу була.
Конференция нәтиҗәләре буенча резолюция кабул итү һәм мәкаләләр җыентыгы бастыру күздә тотыла.
Конференцияне үткәрү урыны:
Казан, Ершов ур., “Корстон” кунакханәсе, “Пушкин” залы.
Үткәрү вакыты:
7 декабрь, 2016. Сәгать 10.00дә башлана.
Матбугат чаралары вәкилләрен әелеге конференциядә катнашырга чакырабыз!
6 декабрь, сәгать 17.00гә кадәр аккредитация үтү сорала!
ТР МДН матбугат хезмәте: 237-59-39
info@dumrt.ru