Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния нәзарәте бинасында Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алибемән Әгбәли Зарч белән очрашты. Тәүге очрашу барышында Камил хәзрәт яңа консулга Диния нәзарәтенең эшчәнлеге турында, ислам мәгарифен үстерүгә Татарстанда эшләп килүче дини уку йортлары керткән өлеш хакында сөйләде һәм яңа проектлар белән таныштырды. Аерым алганда, Мөфти нәзарәт тарафыннан Изге Коръәннең яңартылган басмасы дөнья күрүен һәм рус, татар телләрендә яңа тәфсир әзерләнүен хәбәр итте.
Нәзарәт кунагы мөфтиянең эшчәнлеген югары бәяләде һәм киләчәктә дә ике оешманың хезмәттәшлек элемтәләрен ныгытуга ышаныч белдерде.