Мөфти Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы белән очрашты

02 декабрь 2016 ел 13:29
Мөфти Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния нәзарәте бинасында Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алибемән  Әгбәли Зарч белән очрашты. Тәүге очрашу барышында Камил хәзрәт яңа консулга Диния нәзарәтенең эшчәнлеге турында, ислам мәгарифен үстерүгә Татарстанда эшләп килүче дини уку йортлары керткән өлеш хакында сөйләде һәм яңа проектлар белән таныштырды. Аерым алганда, Мөфти нәзарәт тарафыннан Изге Коръәннең яңартылган басмасы дөнья күрүен һәм рус, татар телләрендә яңа тәфсир әзерләнүен хәбәр итте.

Нәзарәт кунагы мөфтиянең эшчәнлеген югары бәяләде һәм киләчәктә дә ике оешманың хезмәттәшлек элемтәләрен ныгытуга ышаныч белдерде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы