Мәүлид ае башында Кукмарада кызыклы дини чаралар уздырылды. 30 ноябрь көнне Район мәдәният йортында Мәүлид кичәсе үткәрелгән булса, 1 һәм 2 нче декабрь көннәрендә вәгазьләр оештырылды.
1 декабрьдә Кукмара Үзәк мәчетендә “Мөселманнар җыены” кысаларында кукмаралылар каршында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкят" фонды җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин чыгыш ясады. Ул зәкят һәм хәләл ризык мәсьәләләренә багышланган бик үтемле һәм файдалы вәгазь сөйләде, шушы темаларга кагылышлы сорауларга җавап бирде.
2 декабрьдә исә Кукмара районына мәртәбәле чит ил кунагы – Иорданиядәге Амман шәһәренең халыкара ислам университеты профессоры, сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм нәселенең 41 нче буын вәкиле Габдеразак Габдерахман Әс-Сәгъди килде. Ул көнне галим “Хәйрия” мәчетендә Җомга намазын үткәрде, ахшам намазыннан соң Аш-Буҗи авылында вәгазь сөйләде, ә ястү намазыннан соң аның катнашында Кукмара Үзәк мәчетендә вәгазь кичәсе оештырылды. Галим вәгазьгә килүчеләрнең күп санлы сорауларына да җавап бирде.
Кичке вәгазьдә шулай ук Татарстан Президенты аппаратының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Департамент вәкиле, конфессияара мөнәсәбәтләр бүлегенең баш киңәшчесе Сәлахов Илдар Җәмил улы катнашты. Ул экстремизм һәм терроризм мәсьәләсенә хәзерге глобаль сәясәт ракурсында аңлатма биреп, мөселманнарга мәгънәле киңәшләрен бирде.
Җыенда Түбән Кама шәһәре имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, Кукмара районы мөхтәсибе вазифаларын вакытлыча башкаручы Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Кукмара мәдрәсәсе мөдире Ришат хәзрәт Курамшин , район имамнары һәм мәдрәсә мөгаллимнәре дә катнашты.