Алабугада азан әйтү буенча имтихан булды

05 декабрь 2016 ел 14:38
Алабугада азан әйтү буенча имтихан булды

3 декабрь көнне Алабуга мөхтәсибәте Әҗмәл мәчетендә азан әйтү буенча бәйге оештырды. Чараның төп максаты булып шәһәр мәчетләрендә азан әйтүче мөәзиннәрнең хаталарын төзәтеп, азанның сыйфатын яхшырту иде. Хөкемдарлар булып шәһәребез мәчетләре имамнары һәм мөгаллимнәре торды. Алар катнашучыларны тәҗвид, мәкам һәм әдәб буенча бәяләделәр. 45 мөәзин өч төркемгә бүленде: балалар, яшьләр һәм аксакаллар. Бәйге тәмамлану белән барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Оештыручылар бу чараны даими үткәрү һәм киләчәктә иң әйбәт мөәзиннәргә сертификатлар тапшыру турында килештеләр.   

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы