Актанышта дини очрашу

06 декабрь 2016 ел 15:58
Актанышта дини очрашу

5 декабрь  көнне  Актаныш  районына мәртәбәле чит ил кунагы – Иорданиядәге Амман шәһәренең Халыкара ислам университеты профессоры, Мөхәммәд пәйгамбәр с.г.в. нәселенең 41 нче  буын вәкиле Мәхмүд Габдеррәззак Әс-Сәгъди килде.

 Ул көнне галим Җәмигъ мәчетендә вәгазь сөйләде,  вәгазьгә килүчеләрнең күп кенә сорауларына да җавап бирде.

Аннары Мәхмүд Габдеррәззак Әс-Сәгъди  белэн очрашу район мәдәният йортында дәвам  итте.

  Биредә  шулай ук Татарстан Президенты Аппаратының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент вәкиле, конфессияара мөнәсәбәтләр бүлегенең баш киңәшчесе Илдар Сәлахов та катнашты. Ул экстремизм һәм терроризм мәсьәләсенә хәзерге глобаль сәясәт ракурсында аңлатма биреп, мөселманнарга мәгънәле киңәшләрен җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы