Россия ислам институты “Һәр өйгә - Коръән” дигән гадәти булмаган акция оештыра. Декабрь ае дәвамында РИИ студентлары һәм мөгаллимнәре өйгә килеп, азан әйтә, Коръән укый, шул рәвешле, өйне рухи сафландыра.
"Коръән укылган өй бәрәкәтле, тыныч була, моны күпмегә иртәрәк эшләсәң - шулкадәр яхшы", - дип хәбәр итә РИИ.
Йортка азан әйтү, бәрәкәтле догалар уку саваплы гамәл.
Акция түләүсез. Ай дәвамында түбәндәге номерга шалтыратырга һәм хәзрәтләрне өйгә чакырырга мөмкин: +7917-911-77-76 (сәгать 8.00-22.00).
Акцияне РИИ шәкертләре һәм мөгаллимнәре уздыра.