Казанның икенче төзәтү колониясендә Татарстан төрмәләрендәге беренче мәчеткә нигез салган Касыйм Нуруллинны искә алып, аның рухына дога кылдылар. Шулай ук чарада мәүлид ае хакында сөйләнелде.
Әлеге мәчет “Касыйм” дип атала. Касыйм бабайның мәрхүм булуына 10 ел тулды.
Бу уңайдан уздырылган чарада ТР ҖҮФХИ җитәкчесе ярдәмчесе Рафаэль Дәүләев, Реабилитация һәм адаптация үзәге җитәкчесе Азат Гайнетдинов, нәзарәтнең дәгъват бүлеге белгече Марсель Мингалеев, колония мөселманнары белән эшләүче имам Илнур Фәрзиев катнашты.
ТР МДН, “Ярдәм” фонды һәм Реабилитация һәм адаптация үзәге ярдәмендә тоткыннарга ризык табыны әзерләнде.